статья Кешеләр ничек санарга өйрәнгән?
Күп мең еллар элек безнең борынгы бабаларыбыз кабиләләр булып яшәгәннәр. Үзләренә азык эзләп урман һәм кырларда, елга буйларында йөргәннәр. Яфраклар, җимеш һәм үсемлек тамырлары белән тукланганнар. Кайчакта балык тотканнар, әкәм- төкәм җыйганнар, җәнлек һәм кош- кортлар аулаганнар. Шул җәнлек тиреләрен киеп йөргәннәр.
Хайваннар тормышыннан сөйләмнәре һәм гади кораллар – таяк, таш, таякка бәйләнгән таш белән эшли белүләре белән аерылганнар. Соңрак ут белән эшләргә өйрәнгәннәр. Тормышлары яхшыра башлаган.
Беренче кешеләр, хәзерге бәбиләр кебек, саный белмәгәннәр. Хәзерге кечкенәләрне әти-әниләре, я апа-абыйлары санарга өйрәтә, ә борынгыларны санарга берәү дә өйрәтә алмаган, берсе дә белмәгән бит. Тормыш үзе аларның өйрәтүчесе була. Өйрәнүләре дә бик әкрен бара.
Выходные данные (библиографическая ссылка):
Хөснетдинова С. Ф. Кешеләр ничек санарга өйрәнгән? // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/other/articles/file/7461-keshel-r-nichek-sanarga-jr-ng-n (дата обращения: 03.06.2024)- Использование ИКТ-технологий в воспитательном процессе
- Развитие мелкой моторики у детей с ДЦП на логопедических занятиях
- ШКОЛА ИСКУССТВ, КАК ЗДОРОВЬЕСБЕРЕГАЮЩАЯ СРЕДА
- ШЕТЕЛ ТІЛІН ОҚЫТУДАҒЫ КОММУНИКАТИВТІ ТАКТИКАЛАРДЫҢ РӨЛІ
- Дню Победы посвящается
- Доклад на родительском собрании на тему "Режим ученика начальной школы"
- Применение метода Томатис при подготовке детей к школе